Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан галимнәре биш елда авыл хуҗалыгы культураларының яңа 46 сортын булдырган

Татарстанда уйлап табылган төрле культура сортлары республикада чәчүлек мәйданнарының яртысын, Россиянең башка төбәкләрендә 1,7 млн га мәйдан били.

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты соңгы биш елда авыл хуҗалыгы культураларының яңа 46 сортын булдырган. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең структура бүлекчәсе Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров сөйләде.

Аларның 24е Дәүләт реестрына кертелгән, 22 сорт дәүләт сынавы уза.  “Без 15 культура сортлары буенча селекция, ә 17се буенча орлыкчылык эшләре алып барабыз”, - диде институт җитәкчесе.

Россиянең 42 селекция үзәкләренең берсе булган бу институт галимнәре һәм белгечләре төрле авыл хуҗалыгы культураларының 160 сорты һәм гибриды булдырган. Институтның тикшеренүләр яңалыгы Россия Федерациясенең селекцион казанышлары һәм уйлап табулары 194 патент (аларның 45е гамәлдә) белән якланган.

Дәүләт реестрына 87 сорт һәм гибрид кертелгән. Алар Россиянең 32 төбәге (Мәскәүдән Владивостокка кадәр) хуҗалыгында кулланыла. Соңгы ун елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында уйлап табылган төрле культура сортлары республикада чәчүлек мәйданнарының яртысын, Россиянең башка төбәкләрендә 1,7 млн га мәйдан били, диде Марсель Таһиров.

“Россиядә безнең сортлар чәчүлек мәйданнары буенча лидерлар унлыгына “Казанская 560” көзге бодай, “Радонь” һәм “Тантана” көзге арыш, “Раушан” арпасы керә”, - диде ул.

  • Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X