Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар башланды

Дәресләр рус, татар һәм гарәп телләндә бара.

Бүген Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды — биредә квалификация күтәрү курслары башланып китте. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин галимнәре — гакыйдә һәм фикъһе белгечләре булыша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белем күтәрү курсларының беренче ике көнендә мөхтәсибләргә һәм казыйларга белем бирүче остазлар арасында — Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Болгар ислам академиясе мөгаллиме, шәригать фәннәре докторы, гакыйдә белгече Сәйф Али әл-Асри бар. Остазлар ислам динендә мирас бүлү тәртипләре, гакыйдә мәсьәләләре, зәкят буенча лекция укый.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев