Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкын республика экопроектларына ярдәм итәргә чакырдылар

Федераль акчаларга «Зеркала Татарстана» һәм «Диңгез – море Татарстана» кластерлары исәп тота ала.

Татарстанлыларны ике республика проектына, «Зеркала Татарстана» һәм «Диңгез – море Татарстана» кластерларына, туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалында ярдәм итәргә чакырдылар.

Финалга узганнарга тавыш бирү 30 сентябрьдә башланды. Ул 9 октябрьнең 23:59 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Халык тавыш бирүе һәм бөтен конкурс нәтиҗәләрен 16 октябрь көнне игълан итәчәкләр.

Татарстан проектларын конкурс сайтының «География» бүлегендә - https://priroda.life/geography/ бүлегендә хупларга мөмкин. Социаль челтәрләрдә почта яки аккаунт аша авторизация узарга кирәк.

Узган юлы татарстанлыларның тавышлары нәтиҗәсендә республика проектлары топка гына эләгеп калмыйча, беренче урынны да алды. Алар бергә 74 мең тавыш җыйдылар.

Биектау районындагы “Зеркало Татарстана” кластеры өч кристаль чиста сулы “Зәңгәр күлләр” тыюлыгын, Семиозерский урманын һәм Казансу елгасын үз эченә ала. Ә Кама Тамагында «Диңгез – море Татарстана» кластеры Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерә.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев