Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды

9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова "Little Miss World-2015" балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм "Европа кечкенә гүзәле-2015" титулына ия булды. Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән...

9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова "Little Miss World-2015" балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм "Европа кечкенә гүзәле-2015" титулына ия булды.

Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән ярышкан. Бәйгегә 20 илдән 5-14 яшьлек гүзәлләр җыелган булган.

"Little Miss World"ның җиңүчесе итеп Казакъстан вәкиле Акмир Али танылган. Аңа һәм ватандашыбыз Сабинага үз илләренең экологик һәм хәйрия проектларын тормышка ашыру, талантлар үсеше өчен акчалата бүләк тапшырыла. Моннан тыш, "Little Miss Europe" титулы иясе "Татарстанның кечкенә принцессалары" иҗтимагый оешмасы уздыра торган социаль һәм хәйрия проектларын җитәкләячәк.

Искәртеп узабыз: "Little Miss World" фестиваленең финал өлеше Төркиянең Анталия шәһәрендә 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уздырылды, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев