Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы Ташкентта “MISS UNION FASHION 2018” бәйгесендә җиңгән

Ташкентта Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында “MISS UNION FASHION 2018” халыкара бәйгесе узды.

Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан  Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында “MISS UNION FASHION 2018” халыкара бәйгесе узды. 20 мартта “Заркайнар” мода галереясендә узган бәйге “Miss Union” проектына нигез салучы, шулай ук “Gulnara Fashion” дизайнер компаниясен булдырган Гөлнара Мөхәмәдова тарфыннан оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә. 

Бәйгедә катнашучылар үз ил традицияләренең, матурлыкның һәм дуслыкның бердәмлеген күрсәтә алган. Бәйге нәтиҗәсендә Казахстан вәкиле Җания Сайитдҗапар Гран-прига лаек булган.

Бер үк вакытта социаль челтәрләрдә (фейсбук һәм инстаграмда) онлайн-тавыш бирү барган. Биредә иң күп тавышны Татарстанны һәм Ташкент татар диаспорасын тәкъдим иткән Кристина Кәримова җыйган. Кристина Miss Online титулыннан тыш, Miss Photomodel булып та танылган.

Фото: http://tatar-congress.org

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев