Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты 9 Май парадында: Без бу фаҗигане бервакытта да онытмаячакбыз

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад узды.

Бу минутларда Казанның Меңъеллыгы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы чара  бара. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләрдән башланды. Аннан соң мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. Алга таба парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителде. Тантанада катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

“Бөек Ватан сугышы илебезнең күп гаиләләре тарихында үз эзен калдырды. Миллионнарның гомерен кыйган, ничәмә-ничә буынның бәхетен урлаган сугыш тәмамланганга 73 ел. Бүген, бу мөһим датаны билгеләп үтеп, сугышта катнашкан, батырларча һәлак булган солдатларны искә алабыз. Бу көннәрдә без күп буын солдатларның каһарманлыгы турында сөйлибез, хәрби бурычларын намус белән башкаручыларга, Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен дәвам иттерүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт һәм горурлык хисләребезне җиткерәбез.

Туган җир азатлыгы өчен барлык күп милләтле халыклар көрәште. Сугыш афәте бар кешегә дә төште. Бар кеше күмәк булып, Ватанны саклау өчен үлмәс батырлык кылды. Бөек Ватан сугышы ветераннары бүген кайда гына яшәмәсен, алар монда Россиядә үзләренең каһарманлыгы, батырлыгы, фронт туганлыгына тугрылыгы, түземлелегенең югары дәрәҗәдә хөрмәтләнүен белергә тиеш. Һәркайсыбызга тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын!" - диде Путин мөрәҗәгатендә.

Илбашы чыгышыннан соң, яу кырында ятып калган солдатлар рухына бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Казандагы Җиңү парадында катнашучы сугыш ветераннарын һәм Татарстан халкын Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле парадта катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны гаскәрләре хәрбиләре, Дәүләт Советы, Хөкүмәт һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйм.

Җиңү көне – кадерле һәм мәңгелек бәйрәм. Бүген һәр гаиләдә коточкыч сугыш корбаннарын искә алалар. Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: дистә миллионнарча кеше һәлак булды, меңнәрчә шәһәр һәм авыл янып көлгә әйләнде. Без бу фаҗигане бервакытта да онытмаячакбыз һәм нацистларга, аларның идеологиясе варисларына коточкыч җинаятьләрен, геноцид, баскынлык, ачлык һәм блокада вәхшилекләрен һичкайчан кичермәячәкбез”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры республикадан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганын, якташларыбызның 200 меңенең - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуын билгеләп үтте.

“Без күп миллионлы тыл хезмәтчәннәре армиясе белән горурланабыз, партия һәм совет хезмәткәрләренең Җиңүгә керткән өлешен зурлап бәялибез. Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас! Дәһшәтле сугышта җиңү яулаган каһарман халыкка мәңгелек дан!

Илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәтле, уңышлы хезмәт, шатлыклы матур көннәр телим сезгә, хөрмәтле татарстанлылар! Җиңү бәйрәме котлы булсын! Ура!” - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң, Татарстан гимны яңгырады һәм Меңъеллык мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланды. Аны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ ЭЭМның Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, Казан югары хәрби команда училищесының почет каравылы ротасы, махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби низагларда катнашкан ветераннар маршы булды. Мәйдан буйлап хәрби техника узды. Парадны легендар “День Победы” җыры белән Казан гарнизонының җыелма хәрби оркестры тәмамлады.

Аннан соң ретро авто-мототехника колоннасы үтте. Спорт федерацияләре вәкилләре сугышчан осталыгын күрсәтте. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам итте.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев