Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты позициясе: Татарстандагы проблемалы йортлар төзелеп бетәргә тиеш

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта республикадагы алданган өлешчеләр хәле турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында брифинг форматында журналистлар белән узган очрашуда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның алданган өлешчеләр вазгыятенә карата рәсми позициясен җиткерде.

“Татарстандагы барлык проблемалы йортлар төзелеп бетәргә тиеш”, - дип республика лидеры сүзләрен җиткерде.

Татарстанда хәзерге вакытта республика җитәкчелеге контролендә 33 проблемалы йорт бар. Алар Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Баулыда һәм Питрәч районында. Алданган өлешчеләр саны 4,2 мең кешедән артып киткән.

“Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча проблемалы объектларны төзеп бетерүгә инвесторларны җәлеп итү эше бара. Бүген бу юнәлештә өч инвестор эшли, тагын ике компанияне тарту буенча сөйләшүләр бара. Ижевскидан булган компания дә катнашу мөмкинлеген карый”, – дип хәбәр итте Галимова.

Баулыда эшләр әйбәт бара, проблемалы йортның әзерлеге 65 процентка җитеп килә. Питрәч районында эчке эшләрне төгәллисе калды. Әлеге объектлар быел тапшырылачак.

Яшел Үзәндә дә объектны 2018 елда тапшырырга җыеналар.

Чаллыда алдарлар кулына 639 гаилә эләккән. Биредә беренче йорт 2018 елда, калганнары әзерлек буенча тапшырылачак.

Казанда хәлләр әкренләп бара. “МЧС торак комплексы буенча алга китеш күренә. Татарстан Президенты һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков белән әңгәмә барышында федераль җир кишәрлекләрен Татарстан карамагына бирүдә килешү булды. Биш йортта эш бара”, - дип сөйләде Лилия Галимова.

“Элек өлешчеләр һәм кертемчеләр өчен гомуми фонд иде. Хәзер өлешчеләр аерым төркемдә. Хәзер намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән кешеләргә республика ярдәм фонды төзү буенча эш бара”, - диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев