Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты республика чыршысында балаларны Яңа ел белән котлады

Казанда Республика чыршысына 8 меңнән артык уку алдынгылары, олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр җыелды.

Бүген «Татнефть Арена»да Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашында Республика Яңа ел чыршысы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел белән котлады.

«Сезне Республика Яңа ел чыршысында чын күңелдән сәламлим. 2019 ел - WorldSkills чемпионаты елы һәм Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Илкүләм җыелма команданың җиңүенә республикабыздан катнашучылар зур өлеш кертте, алар янында һәрвакыт ата-аналар, педагог-остазлар һәм волонтерлар булды. Россиядә Театр елы тәмамланды, аның кысаларында Татарстанда кызыклы, креатив театр проектлары гамәлгә ашырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов, залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла, 400дән артык яшьләр учреждениесе һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары эшли. Киләсе ел чараларга бай булыр дип көтелә.

«Без бергә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан лаеклы рәвештә тантаналы чаралар уздырырга тиеш. Бүген без күп күрсәткечләр буенча Россиядә лидер булып торабыз. Төрле тармакларда зур проектларны кыю рәвештә гамәлгә ашырабыз. Без Татарстанның киләчәгенә ышанабыз, кадерле балалар, сезгә ышанабыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү мөһим һәм әһәмиятле вакыйга булачагын искәртте. Ул балаларга үз-үзләренә ышануларын, үз алларына зур максатлар куюларын һәм кыю рәвештә аларга ирешүләрен теләде. Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм укучыларга укуларында һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде.

Быел республика чыршысы өчен авторлык сюжеты һәм музыкасы белән уникаль Боз әкияте - «Яшерен шәһәрне эзләү» мюзиклы әзерләнгән. Сәхнәдә әкият персонажлары һәм татар мәдәнияте легендалары гына түгел, көтелмәгән геройлар да барлыкка килде, тамаша Казан урамнарында барды. «Татнефть Арена» әкияти сюжет проекты өчен зур экранга әверелде.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев