Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты WorldSkills дөнья чемпионатына эзерлекне югары бәяләде

Универсиада һәм футбол чемпионатын уздырган кебек, без Республиканы әлеге мәйданчыкта лаеклы күрсәтер өчен бөтен көчебезезне куярбыз, - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның августында Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлекне югары бәяләде. Бу хакта ул бүген Kazan Expo комплексында чемпионатның милли этабының финалына багышланган пленар утырышыннан соң журналистларга әйтте.

"Татьяна Голиковага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Без Worldskills милли чемпионатын уңышлы планлаштырдык. Дөнья чемпионатының 95 проценты аның милли этабында чагылыш таба. Шулай ук безнең милли җыелма командасының әзерлеге дә бик яхшы", - диде ТР Президенты.

"Республикада дөньякүләм масштабында уза торган теләсә кайсы вакыйга зур игътибар сорый. Һәм Татарстанның үзенчәлеген күрсәтер өчен, кунакларда һәм катнашучыларда яхшы тәэсирләр генә калсын өчен без максималь рәвештә тырышырбыз. Универсиада һәм футбол буенча дөнья чемпионатын уздырган кебек, без Республиканы әлеге мәйданчыкта да лаеклы рәвештә күрсәтер өчен бөтен көчебезне куячакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев