Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов - Чехиядә

Әлеге сәфәр барышында Татарстан җитәкчесе Чехия хөкүмәте башлыгы Петр Нечас һәм Чехиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Мартин Куба, Чехия Сенаты рәисе Пржемысл Соботка белән дә аерым очрашулар үткәрәчәк.

Татарстан вәкилләре сәфәренең төп чараларыннан берсе -Прагада дүшәмбе иртән ачылып төшке аш белән тәмамланачак Чехия-Татарстан бизнес форумы. Миңнеханов һәм Куба катнашында узачак бу чара барышында авыл хуҗалыгы техникасы өчен тәгәрмәчләр җитештерүче Митас ширкәте белән хезмәттәшлек меморандумы имзаланачак. Шунда ук Казан федераль университеты Чехиянең техник университеты белән узара аңлашу меморандумы имзалаячак. Татарстан һәм Чехия эшмәкәрләренең аерым очрашулар үткәрү мөмкинлеге дә булачак.

Әмма дүшәмбе иртәсендә форум башланганчы Праганың әлеге чара узачак Мариотт кунакханәсендә Татарстан президенты Чехиянең татар җәмәгатьчелеге белән дә очрашып бер сәгать чамасы сөйләшергә җыена. Чехия татарлары соңгы елларда Сабантуй белән генә чикләнмичә яшьләр өчен ана теле курслары да оештырып җибәрде һәм Европа илләренең татар хәрәкәтендә дә актив катнаша башлады.

www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов чехия