Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасы битлек һәм перчаткаларны кайда кияргә икәнен аңлатты

Кагыйдә бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.

Татарстан прокуратурасы кешеләрнең битлек һәм перчаткаларны кияргә тиешлеген аңлатты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 12 майдан республика халкы һәм кунаклары җәмәгать транспортында, таксида, шулай ук кибетләрдә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.

Ягулык салу станцияләрендә, парк, скверларда, урамда, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифтларда һәм йорт подъездларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда битлек яки респиратор гына кияргә була, тик аларны һичшиксез кияргә кирәк.

Карарны бозучыларга бер меңнән утыз мең сумга кадәр штраф яный.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев