Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында килешү имзаланды

Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калуга өлкәсе губернаторы Александр Артамонов имзалады.

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Документка имзаларын Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калуга өлкәсе губернаторы Александр Артамонов куйдылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "әлеге документ кирәклеге күптәннән билгеле. Калуга өлкәсе - Россиянең иң уңышлы регионнарының берсе. Безгз үзара файдалы хезмәттәшлеккә этәргеч бирергә кирәк". Хезмәттәшеккә килешү базасын булдыру эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итәчәк. Ул шулай ук якын арада бизнес-делегацияләр визитларын оештырырга тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Хезмәттәшлек өчен преспектив юнәлешләр буларак ул машина төзелеше, азык-төлек өлкәләрен, көнкүреш товарлары, төзелеш материалларын атады. Хәзерге вакытта ике регион арасында товар әйләнеше күләме 8 млрд сум тирәсе, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу кхрсәткечне арттырырга кирәк.

Очрашуда билгеләнгәчә, 10 июнь көнне Казан белән Калуга арасында туры авиарейс ачыла. Бу эшлекле һәм туристик хезмәттәшлеккә этәргеч бирәчәк.

Шуннан Татарстан Республикасы белән Калуга өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев