Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре исемлегенә кергән

Россия төзелеш һәм ТКХ министры сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерү стандартларын әзерли.

Татарстан Россиянең иң төзек төбәкләре арасына керә. Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень RT телеканалына биргән интервьюсында республикага шундый бәя биргән.

«Төзекләндерүгә килгәндә, без, әлбәттә инде, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан кебек төбәкләрне атый алабыз», - диде министр.

Ул шулай ук Мәскәү өлкәсендә һәм илнең көньяк төбәкләрендә бик төзек шәһәрләр очравын искәртте.

РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры сүзләренчә, ул җитәкләгән ведомство иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм үстерү стандартларын әзерли. Алар шәһәр мохитен үстерү программасын гамәлгә ашыруны бәяләү өчен кирәк.

Фото: https://pixabay.com | zizimao

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев