Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагын ачыклаган

84 пациент республикада авыручылар белән элемтәдә булган.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән авыруның 87 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«31 кеше хастаханәгә озатылды, 56 кеше өйләрендә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, пациентлар арасыннан 84 кеше республика территориясендә авыручылар белән элемтәдә булган.

Авыручыларның күбесе - Казанда, биредә 43 кешенең коронавирус белән авыруы ачыкланган. Икенче урында — Апас районы (20 очрак), өченче урында — Яшел Үзән районы (5 очрак).

Яңа коронавирус диагнозы куела башлаганнан алып, 1919 татарстанлы авырган. 740 кешесе дәваланып терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 100 кеше хастаханәдән чыккан.

  • Саба  үзәк  хастаханәсе  мәгълүматлары  буенча, агымдагы  елның 13 маена районда  коронавируслылар белән контактта булган 99 кеше  медицина   күзәтүендә тора. Шуларның 36ы  вирус белән йогышланган булырга мөмкин дип шикләнелә. Амбулатор дәвалануда 23 кеше, 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган. Терелүчеләр 6 кеше.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев