Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Югары суды “Ак Барс” банкы акцияләренә арест салу карарын гамәлдән чыгарды

Дәүләт торак фонды 9,8 млрд сумлык акцияләргә арест салу буенча шикаять биргән иде.

Татарстан Республикасы Югары суды “Ак Барс” банкының Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды акцияләренә арест салу карарын гамәлдән чыгарды. Бу хакта Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 28 мартында Казанның Идел буе районы суды Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчесе үтенече буенча Дәүләт торак фондының 9,8 млрд сумлык акциясенә арест салды, бу 5 мең 580 фатир бәясе дигән сүз.

Тикшерүче үтенече Дәүләт торак фондына хәбәр итмичә каралган. Дәүләт торак фонды суд чыгарган карар белән килешмәгән һәм Югары судка шикаять биргән.

Фото: скриншот с сайта Ак Барс банк

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев