Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 100 гаилә фермасы төзеләчәк - министр урынбасары Илдус Габдрахманов

Бүгенге көндә республикада 1205 гаилә фермасы эшләп килә.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүгенге көндә республикада 1205 гаилә фермасы эшләп килә, тагын 100 яңа гаилә фермасы төзелә. Бу хакта бүген Татарстан Респуликасы Дәүләт Советында узган утырышта Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Илдус Габдрахманов 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгын үстерү һәм әлеге тармак продукция базарын көйләү өчен кабул ителгән дәүләт программасының 2017 елның 9 аена нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, быел әлеге программага 12268,5 млн. сум акча, шул исәптән федераль бюджеттан бирелгән 5586,7 млн.сум тотылган.

“Гаилә фермалары карамагында 151 мең гектар җир бар. Ферма эшчәнлегенә якынча 3 мең авыл кешесе җәлеп ителгән. Гаилә фермерларына төрле өлкәдә ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, ярты бәядән технологик җиһазлар тәкъдим ителә, ферма территориясе төзекләндерелә, юллар төзелә”, - ди Илдус Габдрахманов. Фермерлар өчен оештырылган төрле бәйгеләрдә 120ләп җиңүче билгеләнгән, аларга акчалата бүләк тапшырылган.

Быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукция күләме узган елның 9 ае белән чагыштырганда, 104,2 процентка арткан. Илдус Габдрахманов сүзләренчә, агымдагы елда бөртекле культура югары уңышлары белән сөендерсә дә, ашлыкның сыйфаты начар булган. Шуңа да уңыш җыюга ике атнага соңга калып керешкәннәр.

«Уңышны иминиятләштерү буенча берникадәр дәрәҗәдә үзгәрешләр бар. Россия Банкының “тикшерүе”ннән соң, бездә эшләүче 24ләп оешма лицензиядән мәхрүм калды. Дәүләт ягыннан да ярдәм кимеде – “Бердәм субсидия” кысаларында үсемлекчелекне иминиятләштерүгә 90 млн. сум акча каралган, аның 60 проценты тотылды”, - дип белдерде Илдус Габдрахманов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев