Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 17 яшьлек үсмернең үле гәүдәсе табылган

Түбән Камада үсмер газ белән агуланган. 17 яшьлек үсмернең үле гәүдәсе дустының фатирында табылган. Аның тәнендә бернинди яра эзләре табылмаган, янәшәсендә газ баллончиклары булган. Бу хакта NTR-24.RU сайтындагы хәбәрдә җиткерелә

Басма мәгълүматлары буенча, үлемнең беренчел сәбәбе – таныш түгел матдә белән агулану. Дустының сүзләренә караганда, урамда йөргәндә ул үзен начар хис иткән һәм алар аның өенә кайткан, дип яза Татар-информ. Бераз вакыт үсмерләр сөйләшеп утырган. Аннан егет торып киткән һәм егылган. Ул аңа ашыгыч ярдәм килгәнче булышырга теләгән, әмма нәтиҗәсез булган.
 
Түбән Кама үсмеренең үлем сәбәбен бер айдан соң, суд-медицина экспертиза нәтиҗәләреннән соң гына белеп булачак.
 
Хәтерләсәгез, бер ай элек Бөгелмәдә дә 15 яшьлек үсмер аңсыз килеш табылган һәм ул ике көннән хастаханәдә үлгән иде. Аның да киемнәрен караганда газлы кечкенә баллон табылган.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев