Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ата-аналар закон бозган балалары өчен узган ел 9 миллион сум штраф түләгән

Муниципаль берәмлекләрдә оештырылган балигъ булмаганнар эшләре буенча 51 комиссия 24 меңнән артык материалны караган.

2017 елда Татарстанда 13 меңнән артык ата-ана закон бозган балалары өчен штраф түләгән. Штрафның күләме 9 миллион сумнан артып киткән. Бүген балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең юбилей тантанасында шул хакта хәбәр иттеләр.

«Күп нәрсә комиссияләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәйле. Әгәр комиссия әгъзалары яклауга мохтаҗ һәр баланы аның үзе һәм гаиләсе кебек күрә икән, баланың тормышы һәм сәламәтлеге генә түгел, язмышы да шушы эшчәнлеккә бәйле булачак», - дип искәртте Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау хөкүмәтара комиссиясе җаваплы сәркатибе Евгений Сильянов.

Узган елда муниципаль берәмлекләрдә оештырылган балигъ булмаганнар эшләре буенча 51 комиссия балалар, ата-аналар һәм башка затларның административ хокук бозулары турында 24 меңнән артык материалны караган.

Фото: Регина Шафиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев