Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл кешеләре яллау шартнамәсе буенча торак алырга мөмкин, ә 5 елдан соң аны – хакыннан 10%ка, 10 елдан соң хакыннан 1%ка сатып ала алалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елдан Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программада, аерым алганда, авыл халкын сатып алырга хәленнән килерлек һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру, кадрлар потенциалын үстерү һәм инфраструктураны үстерү һәм башкалар күздә тотыла.

«Авыл территорияләрендә торак төзелеш үстерү һәм йорт тирәсен төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү» ведомство проектының «Авыл территорияләрендә торак төзелеш үстерү һәм йорт тирәсен төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасы авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак яхшыртуны күздә тота. 2020 елда каралган финанслауның гомуми 1644,6 млн күләменнән торак төзелешенә 414,4 млн сум бирелде, бу авылдагы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртырга һәм авылда 15,5 мең кв.м. торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән 7,3 мең кв. метр торакны яллау шартнамәсе буенча – 247,6 млн сум. Ярдәмче программа механизмнарының берсе – социаль яллау. 

Программада даими рәвештә авыл җирлегендә яшәүче, яшәү урыны буенча теркәлгән һәм авыл җирлегендә теләсә нинди эшчәнлек өлкәсендә кимендә бер ел эшли торган һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ Россия Федерациясе гражданы катнаша ала.  

Субсидияләр җирле үзидарә органнарына яллау шартнамәләре буенча, шул исәптән эш бирүче белән бергәләп, төзү өчен бирелә. белән Акчалар подряд ысулы белән индивидуаль торак йорт төзү өчен һәм күпфатирлы йортларда өлешле катнашу өчен бирелә.  

Субсидия күләме федераль һәм төбәк бюджетлар исәбеннән торак хакының 80%ын тәшкил итә. Җирле бюджет һәм (яисә) эш бирүче – 20 %тан ким түгел (җирле бюджет 1%+ эш бирүченеке – 19%).

Төзелгән торак муниципаль милек яисә уртак милек итеп рәсмиләштерелә (җирле үзидарә органы һәм эш бирүче), эш бирүченең финанс ягыннан катнашы белән, һәм гражданга яллау шартларында тапшырыла.  

Граждан, хезмәт шартнамәсе буенча эшләүнең 5 елы узгач, торакны исәп-хисап бәясеннән 10%тан артык булмаган бәягә сатып алырга хокуклы, ә 10 ел узгач – 1%тан артмаган  бәягә сатып алырга мөмкин.  

Программа 2020 елда эшли генә башлады әле һәм хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан муниципаль районнарга яллаулы торак төзүгә заявкалар җыю буенча тәкъдим җибәрелде.

Яллаулы торак мәсьәләләре буенча консультация алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте бүлегенә 8(843)221-76-29 телефоны буенча яисә колл-үзәкнең бердәм номерына: 8-800-444-16-70 шалтыратырга мөмкин.  

Белешмә өчен:

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 2025 елга кадәр исәпләнгән. 2020–2025 елларда дәүләт программасын финанслауның гомуми күләме – 2,3 трлн сумга якын, шул исәптән федераль бюджеттан – 1 трлн сум. Дәүләт программасында авыл халкының тормышын яхшыртуга һәм эш белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрүгә, ил халкының гомуми санында аның өлешен саклап калуга, уңайлы яшәү шартларын булдыруга, су белән тәэмин итү системаларын, элемтә чараларын һәм телекоммуникацияләрне дә кертеп, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлеше буенча социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалануны булдыруга, шулай ук юл инфраструктурасы сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев