Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда еллык температура арту дәвам итә

Республика буенча уртача температура һәр ун ел саен 0,5 градуска арта.

Татарстанда уртача еллык температура арту дәвам итә. Узган ел ул нормадан 0,7 градуска арткан һәм бу тенденция саклана. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге начальнигы Феликс Гоголь сөйләде.

«Климатның төп үзгәреш билгеләре – ул һава температурасы һәм атмосфера явым-төшеме күләме. Узган еллардагы күрсәткечләрне карап, Татарстанда температура артуын күрәбез», – диде спикер.

«1951 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр (10 елда) бу үзгәреш 0,32 градус тзшкил итә. 1970 елларда ул елда иң тиз температура күтәрелү күзәтелгән – 0,5 градус», – диде Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, республика территориясендә уңай температура аномалиясе узган ел күзәтелгән. Ул вакытта уртача температура нормадан 0,7 градуска арткан һәм +4 градус тәшкил иткән.

«Явым-төшем вазгыте катлаулырак, аларның күләме буенча төгәл тенденция юк. Соңгы елларда явым-төшем нормадан күп булды, әмма 2018 ел бу күрсәткеч буенча дефицитлы ел булды», – Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге начальнигы.

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев