Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда изоляция чорында балалар бакчалары өчен абонент түләве гамәлдән чыгарыла

ТР Премьер-министры Covid-19 пандемиясе шартларында халыкка ярдәм күрсәтү чараларына багышланган киңәшмә үткәрде.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика халкы үзизоляциядә булган вакытта – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шулай дип белдерде.

«Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы эшчәнлеге кысаларында без төрле ярдәм чараларын карадык. РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән ял көннәре вакытында – март ахырыннан 11 майга кадәрге чорда балалы гаиләләрдән бакчада тукланган өчен дә, абонент түләве рәвешендә дә акча җыймау турында карар кабул ителде», - диде Песошин.

ТР Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, биредә ата-аналар балалары бакчага йөрү-йөрмәүгә дә карамастан түләгән акча турында бара.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бала бакчага йөргән өчен ата-аналар түли торган акчаны яңадан карау турында карар кабул итте. Бала бакчада булмаган вакытта абонент түләве 3-4 мәртәбә кимиячәк, моннан тыш, күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түли торган акчаның гомуми күләме дә азаячак. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә.

Бүгенге көндә балалар бакчасы өчен түләү финанс моделен булдыру эше үзенең соңгы этабына керде.

«12 майдан балалар бакчасы өчен түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен барлык исәп-хисап эшләрен тиз арада башкарырга кирәк», - дип белдерде Алексей Песошин.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X