Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда көчле җил һәм кар явуы көтелә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә. Республикада озакка сузылган явым-төшем, көчле җил, кар бураны чыгарга мөмкин. Аерым алганда, 8 октябрьдә көнчыгыш районнарда көчле, яңгыр, юеш кар, кар явуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Җилнең тизлеге...

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә.

Республикада озакка сузылган явым-төшем, көчле җил, кар бураны чыгарга мөмкин. Аерым алганда, 8 октябрьдә көнчыгыш районнарда көчле, яңгыр, юеш кар, кар явуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-20, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәк. Һава торышы бозылган вакытта юлларда көчле бозлавык хасил булу ихтималы да бар.

7 октябрьдә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1 градус булачак. Көндез исә 1-6 градус җылы, ә алга таба +2..-3 градус тирәсе сакланачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев