Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М7 юлында ике катлы яңа өч юл чишелеше төзү планлаштырыла

2019 елда «Волго-Вятскуправтодор» озак вакытлы юл проектын эшли башлаячак.

Быел Татарстанда федераль дәрәҗәдәге озак вакытлы юл проектларын эшли башлыйлар. План буенча киләчәктә М7 юлында ике катлы яңа өч транспорт чишелеше төзеләчәк. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна оешмасы җитәкчесе урынбасары Сергей Автономов хәбәр итте.

«Быел күп проектлар эшли башлыйбыз. Элек проект документлары эшләнәчәк. Гомумән алганда, проект ике елда эшләнелә, ә объект катлаулы булса, өч елга да сузылырга мөмкин. Аннары гына төзелешкә тотыналар», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Быел М7 юлыннан Чаллыны урап узу өчен 89,4 чакрым юл проекты төзелә башлый. «Проект катлаулы булачак, чөнки объект зур. Юлның ничек узачагын, Кама аша күперне уйларга кирәк. Мөгаен, бу күпер уникаль корылма булыр, чөнки нәкъ Кама янында киң урын бар», – диде Сергей Автономов.

Быел Казан-Оренбург Р-239 юлыннан Казан аэропортына керү юлын реконструкцияләү проекты планлаштырлган. Шулай ук Чаллыда М7 автолының 1048 һәм 1052 чакрымнарында ике катлы транспорт чишелеше төзү ниятләнә. Моннан тыш, киләчәктә М7 юлының 796 чакрымында Яңа Николаевкага борылышта ике катлы транспорт чишелеше төзелеше күздә тотыла.

Сергей Автономов сүзләренчә, Чаллыда М7 юлының 1043 һәм 1047 чакрымнарында төрле дәрәҗәдәге җәяүлеләр юлын проектлый башлыйлар.

Татарстанда федераль автоюлларның озынлыгы 1041 чакрым тәшкил итә.

Фото: пресс-служба «Волго-Вятскуправтодора»

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев