Татарстанда муниципальара пассажир һәм йөк ташу туктатыла
Шәһәр яны электр транспорты эшендә дә чикләүләр булачак.
2020 елның 1 апреленнән Татарстанда муниципальара пассажир һәм йөк ташу туктатыла. Бу хакта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы буйлап йөк озату белән бәйле рейслар, шулай ук республика чикләрендә йөк ташу тиешле белешмә булганда гына башкарылачак. Әлеге белешмә ТР Министрлар Кабинеты карарына кушымта нигезендәге формада оештыручы-озатучы тарафыннан бирелә», - диде ул.
Шәһәр яны электр транспорты эшендә дә чикләүләр булачак, диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. «Электричкалар көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен аэропортка, шулай ук Арча һәм Зөя юнәлешендә йөриячәк», - дип искәртте ул.
Таксилар исә гадәттәгечә эшләвен дәвам итәчәк, дип өстәде министр.
Фото: архив/Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев