Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Нефть саммиты ачылды

ТР нефть табу компанияләренең төп киңәшмәсе республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган.

Татарстанның Карабаш бистәсендә республикада «кара алтын» чыгара башлауга 75 ел тулуга багышланган Нефть саммиты ачылды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ул республиканың нефть, технология предприятиеләре һәм оешмаларының яңа эшләнмәләре урын алган күргәзмә белән танышты. Алар арасында «Татнефть» ГАҖ, «Татнефть» компаниясенең «Бөгелмә механика заводы», «РИТЭК» АҖ, «Кварт» ГАҖ, «Нефтех» ЯАҖ, «ЭЛКАМ», «ТатПром-Холдинг», «ТАПАРТ», «НПФ «Пакер» компанияләре, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты бар.

Нефтяной Саммит Республики Татарстан 2018 года. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Татарстанның нефть элитасы тармакны алга таба үстерүдә консолидацияләнгән позиция булдыру өчен 17нче тапкыр җыелды.

Аерым алганда, «Татнефть» компаниясе «кара алтын» чыгаруда цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Нефтяной Саммит Республики Татарстан 2018 года. 
Проводит Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Моннан тыш, ТР Президентына «ТАНЕКО» Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының цифрлы «игезәге» хакында сөйләделәр. 

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев