Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар артып киткән

6 - 12 ноябрьдә, ягъни бер атна эчендә, республикада авыруның 12 мең 404 очрагы теркәлгән.

(Казань, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар нык арткан, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.

6 - 12 ноябрьдә, бер атна эчендә, республикада авыруның 12 мең 404 очрагы теркәлгән.

Узган атнада – 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр 10 мең 291 очрак теркәлгән булган.

Шулай итеп, бу арада авыручылар саны 2 мең кешегә, ягъни 18 процентка арткан. Бүгенге көндә авыру дәрәҗәсе эпидемия чигеннән 4,3 процентка ким, - дип җиткерделәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтендә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев