Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда рекордчы-сыер ун бозау тудырган, туксан тонна сөт биргән

«Предприятиедә булган ресурслардан һәм орлык материалыннан файдаланырга кирәк. Сыерларның югары продуктивлыгы югары технологияләр кулланганда ачыла», — ди Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында рекорд куйган сыер бар. Ул 10 бозау тудырган, 90 тонна сөт биргән һәм 2 млн сумга якын керем, 700 мең сумнан артык табыш китергән. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Республикада „җирле“ сөт терлегенең генетик мөмкинлеге шактый югары. Сөт икътисады өчен сыерның продуктив дәвамлылык күрсәткече зур әһәмияткә ия», — диде Марат Җәббаров һәм кызыклы шушы мисалны китерде.

Бу районда югары керем китерә торган сыерлар тагын «Рассвет», «Урал», «Восток» АХҖКларында бар; Балтач районында — «Алга», «Яңа тормыш», «Кызыл Юл» хуҗалыкларында, Әтнә районында — «Шахтер», «Ленин ис. нәсел заводы» хуҗалыкларында.

Бу хуҗалыкларда сыерлар Биектау районының республика сөт терлекчелегендә селекция-генетика үзәге булган «Элита» нәсел предприятиесе нәсел үгезләренең эшчәнлек нәтиҗәсе. Җитештерүче үгезләр орлыкларының сыйфаты дөньякүләм дәрәҗәгә тиң. Узган елда 1 млн. дозадан артык орлык җитештерелгән һәм 400 меңнән артык сатылган.

Лаеш районында «Сөт технологияләре» ҖЧҖ сыерларга Кукмара районындагы «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативының азык үзәгендә әзерләнгән катнаш азык ашата башлады. Шундый азык белән тукландыра башлагач, 3 атна эчендә сыерларның сөт бирүе 12 кг нан 21 кг га җитте.

«Яхшы генетика һәм катнаш азык нәтиҗәсендә тәүлеклек артым 850-900 граммга җитә, сырларның каплату авырлыгы 13-15 айда җитешә, 22-24 айда бозаулар туа. Республиканың алдынгы хуҗалыкларында безнең менә шундый күрсәткечләребез бар», — дип, йомгак ясады Марат Җәббаров.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев