Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус йоктыручыларның күбесе - Казанда (15 кеше) һәм Нурлат районында (9 кеше).

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«16 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 19ы өйдә дәвалана», — диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 50-60 яшь аралыгында (10 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (15 кеше) һәм Нурлат районында (9 кеше).

8 июльгә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 4858 очрагы теркәлгән. 3705 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 66сы — узган тәүлектә. 1167 кеше дәвалана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев