Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда такси эшен контрольдә тотучы дәүләт органы барлыкка килергә мөмкин

Бу яңалыкны такси эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу турындагы закон проекты күзаллый, аның автордашы - республикадан сайланган депутат Айрат Фәррахов.

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, такси эшен контрольдә тоту буенча дәүләт органы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.

«Безнең закон проекты федераль үзәк вәкаләтләрен билгели, төбәкләр вәкаләтен төгәл билгели. Мәсәлән, Татарстан Республикасы вәкаләтле органны, аның хокукларын билгеләргә тиеш. Бу орган таксистлар реестрын алып барырга, таксиларның уртача санын, машиналарның аерымлык билгеләрен һәм башкаларны билгеләргә тиеш. Әлеге орган такси, агрегаторлар һәм онлайн-сервислар эшен контрольдә тота», — диде парламентарий.

Фәррахов Федерация Советы вице-спикеры һәм «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән закон чыгару инициативасының автордашы булды. Закон проекты, танышу өчен, Россиянең барлык субъектларына җибәрелде.

«Бу очракта без субъектларның фикерен сорарга тиеш, алар рәсми бәяләмә ясарга тиеш була. Беренче булып Парламент әзерли, Татарстанда бу Дәүләт Советы, икенчесен Хөкүмәт ясый. Без төбәкләр бу алымны хуплар дип өметләнәбез», - дип аңлатты Фәррахов.

2018 елның көзендә Дәүләт Думасы такси эшчәнлеген җайга салу турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Алга таба аны карамадылар. Кыш көне документка чит ил кешеләре такси йөртүчеләре булып эшләүне тыя торган төзәтмәләр кертелде.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев