Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тычкансыман кимерүчеләргә каршы актив көрәш алып барыла

Тычкансыман кимерүчеләр күпләп үрчи һәм зур зыян китерә торган корткычларга керәләр. Бер ана тычкан һәр 20 көн саен 5тән алып 12гә кадәр бала китерә, алар 3 атнадан соң үзләре бала тудыра башлый, шуңа күрә кыска вакыт эчендә кырларда кимерүчеләрнең саны бер гектарга 500 ояга кадәр җитәргә мөмкин, ә аерым очракларда - 1000нән артык.

Салкында ачтан үлмәс өчен кимерүче үз авырлыгыннан артык күләмдә азык ашарга мәҗбүр. Тычканнар шактый хәрәкәтчән һәм алар, азык эзләп, кагыйдә буларак, бигрәк тә көзен һәм иртә язда бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен, булачак уңышны юкка чыгарып, 5 чакрымга кадәр араны җиңел генә уза алалар.

Шул ук вакытта, кимерүчеләр көздән ашлыксаклагычларга һәм складларга күпләп кереп калалар, аграрийларга зур зыян китереп, алардагы ашлык запасларын юкка чыгаралар. Әйтергә кирәк, бер кыр тычканы кыш буена 2 килограммга кадәр ашлык ашарга мөмкин.

Кимерүчеләрнең терлекчелек фермаларына оялавы да куркыныч, чөнки алар, азык эзләп, яссылатылган ашлык саклана торган полиэтилен җиңсәләрне (капчыкларны) тишәләр. Җиңсәләрдәге герметиклык бозылу аркасында һава кереп, ашлык бозыла башлый. Тишелгән җиңсәдән чыккан ашлык исенә башка тычканнар да килә башлый.

Моннан тыш, тычканнар кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган туляремия, бруцеллез, чума, тилчә (ящур) кебек йогышлы авыруларны таратучылар булып та торалар.

Яклау чаралары күрелмәсә яки вакытында үткәрелмәсә, беренчедән, тычканнарның саны арта, икенчедән, бу уңышны, ашлык складларында һәм яшелчәсаклагычларда, фермаларда авыл хуҗалыгы продукциясен шактый зур югалтуга китерергә, шулай ук кеше һәм хайваннарга зыян салырга мөмкин.

Агымдагы елның көзендә Татарстан Республикасында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалы белгечләре тарафыннан 117,5 мең га мәйданда, шул исәптән 91,4 мең га көзге культуралар җирләрендә тычкансыман кимерүчеләрнең ни дәрәҗәдә күп булуы тикшерелде.

Тычкан ояларының саны көзге культуралар җирләрендә бер гектарга уртача 4,2 данә туры килә, күпьеллык үләннәр кырларында - 18,4 данә.

Татарстан Республикасы Биектау районының «Шәрәфетдинов Ф.Б.» КФХсында люцерна чәчүлекләрендә тычкан оялары.

Тычкан ояларының саны көзге культуралар чәчүлекләрендә - бер гектарга 12 данәгә (Чүпрәле районы), күпьеллык үләннәр чәчүлекләрендә 40 данәгә (Питрәч районы) кадәр җитә.

Тычканнарга каршы көрәштә бүген республика хуҗалыкларына «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең районара һәм район бүлекчәләре белгечләре актив ярдәм итә. Алар авыл хуҗалыгы җирләрен тикшереп, кырларда һәм урман полосаларында кимерүчеләр санын һәм аларның таралуын күзәтеп кенә калмыйча, хуҗалыклар хезмәткәрләренә агуланган җәлепиткечләрне кую ысуллары, СанПиН 1.2584-10 п.2.19 гигиена таләпләре нигезендә шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турында консультацияләр дә бирәләр. Күп районнарда филиал хезмәткәрләре хуҗалыклар белгечләре белән бергә кырларга кимерүчеләрнең оялары ачыкланган урыннарда агулы җәлепиткечләр куярга чыгалар.

Чирмешән район бүлекчәсе хезмәткәрләре “Чирмешәнагро” ҖЧҖ белгечләре белән бергә көзге бодай чәчүлекләренә агулы җәлепиткечләр куялар.

Авыл хуҗалыгы продукциясен яклау һәм аларның сакланышын тәэмин итү өчен «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиалы белгечләре ашлык складлары, яшелчәсаклагычлар биналарында һәм алар тирәсендә даими рәвештә профилактик дератизация чаралары үткәрәләр.

Сарман район бүлекчәсенең 1 нче категорияле агрономы Бикбулатова Г.Ф. “Нөркәй” А/Ф ҖЧҖенең Закиров И.С. КФХсында ашлыксаклагычлар территориясендә агулы җәлепиткеч куя.

Филиал белгечләре полиэтилен җиңсәләрдә (капчыкларда) яссылатылган ашлык саклана торган фермалар территориясендә даими рәвештә агулы җәлепиткеч куялар.

«Нөркәй» А/Ф ҖЧҖ фермасы территориясендә ашлык салынган полиэтилен капчыклар тирәсендә Сарман район бүлекчәсенең 1 нче категорияле агрономнары Бикбулатова Г.Ф. һәм Хаҗиева Н.А. агулы җәлепиткечләр куеп чыктылар.

Белешмәләрне бирделәр: Сарман район бүлекчәсе, Чирмешән район бүлекчәсе, Чүпрәле район бүлекчәсе, Питрәч район бүлекчәсе, Биектау районара бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев