23 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Екатеринбург шәһәренең «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы җиңүчеләре булдылар
Ноябрь аенда «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Бу конкурста Самара, Пенза, Чиләбе, Төмән , Кемерево өлкәләреннән, Свердловск, Оренбург шәһәрләреннән 70тән артык бию коллективлары катнашты.
-
Татарстандагы биш югары уку йортында Covid кагыйдәләрен бозганнар
Югары уку йортларында керү юлында антисептиклар һәм фильтрлар булмаган.
-
Татарстан - юллар буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыручы иң яхшы төбәкләрнең берсе
Республика командасына бүләкне Мәскәүдә узган «Транспорт атнасында» Марат Хөснуллин тапшырды.
-
Байлар Сабасы бистәсендә 2021 ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән халык җыеннарының йомгаклау карары кабул ителде
Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә барган җыелышлар ахырына якынлашты. Аның соңгысы 20нче ноябрь көнне район мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хәсәнов 2014нче елдан алып үткәрелгән референдум нәтиҗәсендә җыелган һәм шуңа өстәп хөкүмәт тарафыннан бүленеп бирелгән финанс чыганаклары исәбенә башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.
-
Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән
Шаһитлар берничә машина катнашындагы юл һәлакәтен видеога төшереп алган.
-
Татарстанда 130 ризыкта антибиотик табылган
Быел «Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораториясенә 130 млн сумлык җиһазлар кайтарылган.
-
Рөстәм Миңнеханов туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде
14 яшьлек үсмер куркып калмаган, тәрәзәне ватып, ут капкан йорттан өч туганын урамга алып чыккан.
-
Татарстан министрлары татар теле буенча курслар уза
Департамент җитәкчеләре телне белү дәрәҗәсен билгеләүгә карата тест узган инде.
-
Программа нигезендә яңа йортлар салу
Дәүләт программасы нигезендә, авылда яшәп шунда эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшырту максатыннан, Мамалай һәм Казанчы-Бигәнәй авылларында өч йорт төзеләчәк. Бүгенге көндә фундамент эшли башладылар.
-
XIII Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы
20 ноябрь көнне Саба районы китап сөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. XIII Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы бик күп әдипләр, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды. Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды.
-
Галимова «Татарстан Герое» исеме турында: Бу инициатива берни белән дә беркетелмәгән
Республиканың яңа дәүләт бүләген гамәлгә кую өчен бүләкләүнең тиешле критерийларын булдыру таләп ителә.
-
Татарстанда 14 яшьлек үсмер янгыннан өч туганын коткарган
Янгын иртәнге җиделәр тирәсендә республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында чыккан.
-
"Tatar сүзе" конкурсына 1 млн. сумлык приз фонды белән 500дән артык эш керде
Гала-концерт Халыкара туган тел көнендә Татар дәүләт филармониясендә узачак.
-
Ярыш шартлары үтәлгәч...
19 ноябрь көнне районыбызда авыл хуҗалыгы алдынгыларын урыннарга барып хөрмәтләү чаралары үтте. Беренче тәбрикләү тантанасы җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз” җәмгыяте административ бинасында булды. Бирегә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы, “Мәртен” агрофирмасы, Туктар робот фермасы алдынгылары да чакырылган иде.
-
Казан юллар яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде
Чаллы әлеге рейтингта дүртенче урында тора.