Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде

14 яшьлек үсмер куркып калмаган, тәрәзәне ватып, ут капкан йорттан өч туганын урамга алып чыккан.

 ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм социаль челтәрендә туганнарын янгыннан коткарган яшүсмергә рәхмәт белдерде.

Республика Президенты социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә видео урнаштырган. Анда 14 яшьлек Иван үзләре яшәгән йортта янгын чыгуы һәм аңа үзеннән кечерәк өч туганын үлемнән коткару өчен тәрәзәне ватарга туры килүе хакында сөйли.

Рөстәм Миңнеханов малайның чын герой булуын билгеләп үтте.

Агентлык республиканың Алексеевск районы Зур Алан авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. 14 яшьлек үсмер, янгын турында хәбәр итү җайланмасының тавышын ишетеп, ялкын телләре ялмап алган йорттан үзеннән кечерәк өч туганын урамга алып чыккан. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев