Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсендә 2021 ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча үткәрелгән халык җыеннарының йомгаклау карары кабул ителде

Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2021нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә барган җыелышлар ахырына якынлашты. Аның соңгысы 20нче ноябрь көнне район мәдәният йортында үтте. Җирлек башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хәсәнов 2014нче елдан алып үткәрелгән референдум нәтиҗәсендә җыелган һәм шуңа өстәп хөкүмәт тарафыннан бүленеп бирелгән финанс чыганаклары исәбенә башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.

Җыелыш карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. 51 урында үткән җыелышларның йомгаклау карары кабул ителде. Аның нигезендә халыктан җыелган акча түбәндәге эшләрне башкаруга тотылачак:

  1. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзекләндерү һәм төзү;
  2. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең урам юлларын төзекләндерү һәм вак таш белән түшәү;
  3. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең электр тапшыру линияләрен монтажлау;
  4. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә агачлар һәм куаклар утырту;
  5. Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә контейнер мәйданчыклары төзү.

Акчаны Байлар Сабасы бистәсе , Мәктәп урамы, 31А йорты адресы буенча Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинага килеп түләргә мөмкин.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев