Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары Екатеринбург шәһәренең «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы җиңүчеләре булдылар

Ноябрь аенда «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә үткәрелде. Бу конкурста Самара, Пенза, Чиләбе, Төмән , Кемерево өлкәләреннән, Свердловск, Оренбург шәһәрләреннән 70тән артык бию  коллективлары катнашты.

Шулар арасында   Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Асылташ» һәм «Яшьлек» бию коллективлары да катнаштылар. Санитар-эпидемиологик чикләүләр сәбәпле,  конкурсның 1 нче сайлап алу этабы  читтән торып үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча безнең укучылар икенче турга уздылар һәм финал турында катнашу өчен Екатеринбург шәһәренә чакыру алдылар.

undefined

Шул чакыру нигезендә 20-22 ноябрь көннәрендә сәнгать мәктәбе бию бүлеге укытучылары  Мөбәрәкҗанова А .З. һәм Гарипова Г. М. укучылар Заһидуллин Әмирхан һәм Әхмәтҗанова Аделина белән бергә Екатеринбург шәһәренә бәйгенең финал турына бардылар. Бу көнне икенче турга үткән коллективларның эшләрен карау һәм фикер алышу булды, җиңүчеләр билгеләнде, татар биюләре буенча мастер-класслар һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсантларны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде. Финал туры нәтиҗәләре буенча безнең коллективлар җиңүче булды һәм сәхнә костюмнарын тегүгә 20500 сумлык сертификат  һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев