Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярыш шартлары үтәлгәч...

19 ноябрь көнне районыбызда авыл хуҗалыгы алдынгыларын урыннарга барып хөрмәтләү чаралары үтте. Беренче тәбрикләү тантанасы җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз” җәм­гыяте административ бинасында булды. Бирегә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы, “Мәртен” агрофирмасы, Туктар робот фермасы алдынгылары да чакырылган иде.

“Без район хакимияте карары нигезендә терлекчеләр һәм игенче-механизаторлар арасында игълан ителгән ярыш шартларына йомгак ясадык. Сезнең коллективларда да әлеге шартларны үтәгән хезмәт алдынгылары бар, шуларны билгеләп үтәчәкбез. Эпидемиология шартларында зур җыелышлар, терлекчеләр слеты үткәрү мөмкинлеге чикләнде. Шуңа күрә бүләкләүләр кечерәк масштабта уза”,– диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хә­сәншин. Котлаулар “Мәр­­­тен” агрофирмасы җи­­тәкчесе Әскәр Фатыйховка Саба муниципаль районының Мактау грамотасын тапшырудан башланды (фотода). 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев