Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы биш югары уку йортында Covid кагыйдәләрен бозганнар

Югары уку йортларында керү юлында антисептиклар һәм фильтрлар булмаган.

Татарстандагы биш югары уку йортында Covid-19 коронавирусын кисәтү буенча санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»да  матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Тикшерүләр бара. Бу атнада 11 югары уку йортын, Чаллыда һәм Түбән Камада дүрт филиалны карадык. Биш уку йортында таләпләрне бозу очрагы ачыкланды, бу тикшерелгән оешмаларның 33 процентын тәшкил итә», — диде спикер.

Любовь Авдонина сөйләгәнчә, югары уку йортларына керү юлында антисептиклар булмаган. Шулай ук температурасы һәм ОРВИ билгеләре булган студентларны һәм укытучыларын кертмәскә тиешле фильтрлар да булмаган.

«Студентларның да кагыйдәләрне бозуын күзәтәбез. Аудиторияләрдә дөрес утыру өчен мөмкинлек бар, әмма алар төркем-төркем булып утыра (студентлар телендә бу „Камчаткада утыру“ дип атала), битлексез йөриләр», — диде Авдонина. Ведомство җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, тикшерүләр дәвам итә. Киләсе атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре республикадагы көллиятләрне, техникумнарны һәм училищеларны тикшерәчәк.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, Covid кагыйдәләрен бозган өчен вазифаи затка 50 мең сумнан башлап административ штраф, ә физик затларга 15 мең сумнан башлап штраф салынырга мөмкин.  

Алдарак «Татар-информ» Татарстандагы барлык югары уку йортларында студентларның битлек режимын саклауларын тикшерәчәкләр дип хәбәр иткән иде. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев