Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан - юллар буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыручы иң яхшы төбәкләрнең берсе

Республика командасына бүләкне Мәскәүдә узган «Транспорт атнасында» Марат Хөснуллин тапшырды.

Татарстан быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру буенча Россиядә иң яхшы төбәкләрнең берсе дип табылды. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Мәскәүдә „Транспорт атнасы — 2020“ чарасында Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин проектны тормышка ашырганда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Федерация субъектларына бүләкләр тапшырды. Бүләкне Татарстан командасы да алды», — диделәр министрлыкта.  

Марат Хөснуллин «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын үзгәртеп кору турында сөйләде. Киләсе елдан аның составына ике яңа федераль проект — «Шәһәр агломерацияләрендә пассажирлар транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрне үстерү» керәчәк.

Моннан тыш, «Төбәк һәм җирле юллар челтәре» проектына авария һәм авария алды хәлендәге күперләрне норматив хәлгә китерү, шулай ук тимер юллар өстеннән уза торган юллар төзелеше белән бәйле эшләр кертеләчәк.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев