Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

XIII Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы

20 ноябрь көнне Саба районы китап сөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. XIII Дөньякүләм әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы бик күп әдипләр, җырчылар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды. Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды.

Римма Ратникова сабалыларга, Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, аппарат җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кубок тапшырды. Китапханә директоры Ләйсән Билалова һәм якташ язучыбыз Гөлсинә Галимуллина "Иң яхшы әйдаман" исеменә лаек булдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев