Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән

Ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән зыян күргән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 14 яңа очрагы расланган, аларның күбесе Казанда. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ун кеше хастаханәгә салынган, 4 кеше өйдә дәвалана. Өйдә дәваланучыларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән инфекция  йоктырган. Авыручылардан күпчелеге - алтысы 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 50дән 60 яшькә кадәргеләр 3 кеше.

Covid-19 ачыкланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан алда бара – анда алты кеше, икенче урында Чүпрәле районы — биредә өч кеше. Моннан тыш, Буа һәм Лаеш районнарында берәр авыру ачыкланган. Тагын бер кеше Екатеринбург шәһәреннән авыру йоктырып кайткан.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев