Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшь гаилә катнашында коточкыч авария: ир белән хатын шунда ук җан бирә, сабыйлары исән кала

ТР Буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 62 нче километрында Chevrolet Lacetti автомобиле белән идарә итүе иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыгып 1958 елгы ир-ат идарәсендәге Iveco йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машинада 1979 елгы йөртүчедән тыш, аның 1978 елгы хәләл җефете һәм 2009 елгы...

ТР Буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 62 нче километрында Chevrolet Lacetti автомобиле белән идарә итүе иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыгып 1958 елгы ир-ат идарәсендәге Iveco йөк машинасына бәрелгән.
Җиңел машинада 1979 елгы йөртүчедән тыш, аның 1978 елгы хәләл җефете һәм 2009 елгы кызлары булган. Бәрелешү нәтиҗәсендә ир белән хатын шунда ук һәлак булган. Кыз баланы үлемнән балалар утыргычы коткарып калган, ул төрле җәрәхәтләр белән Үзәк район хастаханәсенә озатылган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, фаҗигале төстә вафат булган машина йөртүче агымдагы елда тизлеген арттырган өчен 14 тапкыр һәм бер тапкыр каршы як полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X