Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы банк хуҗасының кызы Грециядә 2 миллион еврога туй уздырган [видео]

Тантанага 200ләп кунак очкычларда килгән. Чараны уздыру өчен "Парадайз" пляжы янында меңләгән квадрат метр мәйданлы махсус сәхнә әзерләнгән. Табын 150 килограмм омар, мең ярым шешә шәмпан шәрабеннән сыгылып торган. Туйда 100 килограммлы торт кискәннәр. Бәйрәмдә танылган Британия җырчысы Крис Норман чыгыш ясаган. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Миконоста Россия бизнесмены...

Тантанага 200ләп кунак очкычларда килгән. Чараны уздыру өчен "Парадайз" пляжы янында меңләгән квадрат метр мәйданлы махсус сәхнә әзерләнгән.

Табын 150 килограмм омар, мең ярым шешә шәмпан шәрабеннән сыгылып торган. Туйда 100 килограммлы торт кискәннәр. Бәйрәмдә танылган Британия җырчысы Крис Норман чыгыш ясаган.

Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Миконоста Россия бизнесмены Сергей Шеклановның кызы Екатерина Шекланова туе үткән. Сергей Шекланов "БТА-Казань"ның хуҗаларының берсе һәм "Руснефтехим" да аның кулы астында. Mykonos Live телеканалы хәбәр иткәнчә, кияү егете "Газпромбанк" хезмәткәре - Юрий Королев кәләшкә алтын букет бүләк иткән. Россиядән килгән кунакларны Миконостагы данлыклы Дактилиди гаиләсе үз кунакханәсендә кабул иткән һәм тантананы оештыруда катнашкан. Туй уздыру 2 миллион еврога төшкән, дип яза LifeNews.ру.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев