Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлы Кызыл мәйданга Җиңү байрагын алып чыкты

Кече сержант Фокеев мәйданда Бөек Җиңү символын күтәреп бару хокукына икенче ел рәттән лаек булды.

Бүген, 9 майда, Кызыл мәйданга Җиңү байрагын Түбән Кама кешесе - кече сержант Алексей Фокеев алып чыкты, дип хәбәр итте “Беренче канал”.

Бөек Җиңү символын күтәреп бару хокукына ул икенче ел рәттән лаек булды.

“Парадта мин алып барасы байрак өч килограмм чамасы”, - дип сөйләде татарстанлы. Аның сүзләренчә, парад репетицияләрендә Җиңү байрагын 16 килограммлы тимер торба алыштырган. Бу - парад вакытында байрак йөртүче җил каршылыгын истә тотсын өчен кирәк булган.

Фото: скриншот из видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев