Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.
Тукай районының Мәләкәс авылында 21 яшьлек кыз белән аның 18 яшьлек сеңлесен җирләделәр. Бу хакта агентлык хәбәрчесе хәбәр итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә кич Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир-ат хатынын һәм аның сеңлесен үтергән.

Соңрак ир-атны Алабуга районында тапканнар, ул үз-үзенә кул салган.
Агентлык хәбәрчесе мәгълүматлары буенча, кызлар белән хушлашу мәрасиме мөселман гореф-галдәтләре буенча оештырылган. Аларны озатырга халык күп җыелган.

Апалы-сеңелле туганнарны биредәге зиратка җирләделәр.
Фото: Валентин Кулагин
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев