Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Техник иҗат юнәлеше педагоглары көч сынашты

16 нчы ноябрь көнне Корсабаш төп мәктәбендә “Ел укытучысы-2018” Республика конкурсының муниципаль этабы “Өстәмә белем бирү укытучысы” номинациясе буенча узды.

Бу көнге бәйгедә кул эшләре юнәлешендә Югары Симет урта мәктәбеннән  Имамиев И.И., Мичән төп мәктәбеннән  Мөбәрәков Р.И., Сабабаш төп мәктәбеннән  Халилов Р.Х., робот техникасы буенча  Иштуган урта мәктәбеннән Бурганов Т.Ю.,  компьютер графикасы буенча Балалар иҗат үзәгеннән Гайнетдинова Г.Р. ачык дәрес күрсәттеләр. Һәр укытучы үз өлкәсендә уңышлы чыгыш ясады, укучыларга төрле эшләнмәләр ясарга өйрәттеләр.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев