Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләче районындагы бер предприятиенең хезмәткәрләренә 1,3 миллион сум бурычы җыелган

Оешмадагы 41 хезмәткәргә июль аеннан сентябрьгә кадәр эш хакы түләмәгәннәр.

Теләче прокуратурасы ачыклаганча, «Белое озеро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үз хезмәткәрләренә 1,3 миллион сум күләмендә бурычы җыелган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Оешмадагы 41 хезмәткәргә июль аеннан сентябрьгә кадәр эш хакы түләмәгәннәр.

Прокуратура әҗәтне мәҗбүри түләттерү турында судка мөрәҗәгать иткән. Аның инициативасы белән «Ике айдан артык хезмәт хакы түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Эшкә прокуратура катнашканнан соң предприятие эшчеләренә 700 мең сум хезмәт хакы түләгәннәр.  

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев