Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теш сызлаганда булышыр

Теш сызлаудан угычта уылган суган, сарымсак һәм тоз булыша. Аларны бертигез күләмдә алып, ботка хәленә китереп болгатырга һәм авырткан тешкә куеп торырга кирәк. Өстенә мамык куегыз. Сызлаган тешкә 10-15 минутка пихта маена манылган мамык та куеп торырга була. 1,5-2 сәгатьтән шуны кабатларга да мөмкин. Теш авыртканга түзә алмасагыз, баш бармак...

Теш сызлаудан угычта уылган суган, сарымсак һәм тоз булыша. Аларны бертигез күләмдә алып, ботка хәленә китереп болгатырга һәм авырткан тешкә куеп торырга кирәк.

Өстенә мамык куегыз.

Сызлаган тешкә 10-15 минутка пихта маена манылган мамык та куеп торырга була. 1,5-2 сәгатьтән шуны кабатларга да мөмкин.

Теш авыртканга түзә алмасагыз, баш бармак белән имән бармак очрашкан урынга 10 минут массаж ясагыз. Массажны авырткан теш ягындагы кулга түгел, икенчесенә ясарга кирәк.

Бер стакан суга 5-6 тамчы йод һәм бер чәй кашыгы тоз салып эретегез дә шуның белән чайкагыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев