Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык авылындагы банкоматтан зур суммада акча урлаучыны хөкем итткләр

Газета укучыларны Тимершык авылындагы банкоматтан зур суммада акча урлау факты буенча тикшерү эшләренең барышы белән таныштырып барырга вәгъдә иткән идек. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эшенә, ниһаять, нокта куелган. Саба районы судыннан алынган хөкем карарыннан күренгәнчә, Иванов (фамилиясе үзгәртелгән) 18 июньдә 23 сәгать 50 минутта Тимершыктагы ашамлыклар кибетенең склад тәрәзәсенең металл...

Газета укучыларны Тимершык авылындагы банкоматтан зур суммада акча урлау факты буенча тикшерү эшләренең барышы белән таныштырып барырга вәгъдә иткән идек. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эшенә, ниһаять, нокта куелган. Саба районы судыннан алынган хөкем карарыннан күренгәнчә, Иванов (фамилиясе үзгәртелгән) 18 июньдә 23 сәгать 50 минутта Тимершыктагы ашамлыклар кибетенең склад тәрәзәсенең металл киртәсен каерып кергән, монтажка һәм чүкеч белән банкоматны ватып, аннан 1097550 сум акча урлаган. Иванов әлеге җинаятьне 2013 елның апрелендә Можга районы суды тарафыннан караклык гамәле кылганы өчен шартлы рәвештә 3 ел да 3 айга хөкем ителгәннән соң, сынау срогы узган вакытта эшли. Ягъни үзенә карата гуманлы суд белдергән ышанычны акламый. Сабада шаһитлар катнашыннан башка гына үткәрелгән суд утырышында Иванов үзенең гаебен тулысынча таныды, кылган җинаяте өчен үкенүен белдерде. Хөкем карары чыгарганда үтәп бетермәгән җәзасы да күздә тотылып, аңа суд залында ук кулларына богау киертелде. Хәзер Ивановка 4 ел гомерен колониядә үткәрергә туры киләчәк. Ә "Ак Барс" банкының китерелгән зыянны эзләп алуны сорап суд утырышы барышында биргән гаризасы гражданлык суды тәртибендә каралачак.

Район судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев