Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимершык мәктәбе сынатмый

Мәктәбебез яңа бинага күчкәнгә 10 гыйнварда бер ел булды. Яңа мәктәп төзелү шатлык-сөенеч белән бер­рәттән, җаваплы­лыкны да арттырды. Чисталык, тәртипне саклау гына тү­гел, безнең алга барлык за­ман таләпләренә туры килгән мәктәпнең дә­рә­җәсен тагын да күтәрү бурычы да куелды. Белем йорты үз ишекләрен ачкан көнне Кызыл Мишә һәм Көек авылы балалары...

Мәктәбебез яңа бинага күчкәнгә 10 гыйнварда бер ел булды. Яңа мәктәп төзелү шатлык-сөенеч белән бер­рәттән, җаваплы­лыкны да арттырды. Чисталык, тәртипне саклау гына тү­гел, безнең алга барлык за­ман таләпләренә туры килгән мәктәпнең дә­рә­җәсен тагын да күтәрү бурычы да куелды. Белем йорты үз ишекләрен ачкан көнне Кызыл Мишә һәм Көек авылы балалары да без­нең сафларга кушылды.

Якты, җылы мәктәп, заманча сыйныф бүлмәләре, барлык уңайлыкларга ия булган спорт залы куйган максатларыбызга ире­шергә бик нык ярдәм итә. Белем өлкәсендә дә, спортта да сынатмый мәк­­тәбебез укучылары. Бы­ел­гы уку елында да уңышларыбыз байтак булды. Беренче яртыеллыкны 157 укучының 15е гел бишле билгеләренә, 63 укучы бишле һәм дүртлегә тәмамлады. Укучыларыбыз республика һәм район күләмендә үткәрелгән иҗади ярышларда да үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтәләр: сәнгатьле сөйләм, иҗат, театр сәнгате, бию буенча үткәрелгән конкурсларның берсен­нән дә читтә калмыйбыз. Быелгы уку елында мәктәпнең театр кол­лективы Шәүкәт Биктимеров истәлегенә ба­гышлап үткәрелгән рес­пуб­ликакүләм бәй­гедә 3 нче урынны яулады. Район күләмендә үткәрелгән фән олимпиадаларында да сынатмадык: татар теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме, хокук, рус әдәбияты, икътисад, химия һәм астрономия фәннәреннән барлыгы 13 призлы урыныбыз бар. Башка еллар белән чагыштырганда, бу зур уңышыбыз. Киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип ышанам.

Белем дәрәҗәсеннән тыш, укучыларыбыз спорт ягын­нан да алдынгы булуларын һәрдаим раслап килә. Мәктәпнең кызлар баскетбол командасы инде күп еллар иң яхшылар рәтеннән төшми. Татарча көрәш, хоккей, волейболда да уңышларыбыз байтак. Мәктәбебезнең спорт залы бер минут та буш тормый: һәрдаим түгәрәкләр эшләп килә, төрле ярышлар үткәрелә. Кыш көннәрендә мәктәп каршындагы шугалактан да кеше өзелми.

Мин көн саен мәктәбемә яратып һәм шатланып киләм. Мондый белем йорты районда да, республикада да берәү генә бит ул! Биредә дуслык мохите хөкем сөрә, һәркем бер-берсенә ихтирам белән карый. Тыштан гына түгел, эчтән дә матур ул: белем алу, үзеңнең сәләтеңне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Тимершык урта мәктәбе элек-электән үзенең укытучылары һәм укучылары белән горурланып яши. Безнең мәктәптә укыткан һәм белем алган кешеләр арасында атаклы һөнәр ияләре, үз эшенең осталары бар. Мин ышанам: безнең киләчәк буын да сынатмас, яңа үрләр яулаганда үзен бары яхшы яктан гына күрсәтер!

Зәринә Фазылова,

XI сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X