Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тольятти гүзәлләре “Татар кызы-2018” титулы өчен көрәшәчәк

Тольяттида “Татар-кызы-2018” бәйгесе узачак. Конкурсны Тольятти шәһәре татарлар милли-мәдәни автономиясе һәм Мәдәният, сәнгать һәм иҗат йорты оештыра.

 Оештыручылар сүзләренчә, “Тольятти татар кызы-2018” матурлык һәм талант бәйгесе яшьләрнең игътибарын татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләре һәм туган телләренә юнәлтергә ярдәм итәчәк. Чараның максаты халыкның бай мәдәни мирасын саклау, патриотлык хисен, туган якның гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту тора.

Бәйге шулай ук сәләтле кызларны ачыклап, аларга Казанның югары уку йортларына укырга керүдә ярдәм күрсәтүне дә күздә тота.

Конкурста катнашу өчен Тольяттида яшәгән 14-18 яшьтәге кызлар чакырыла.

Сайлау туры түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: мәдәниятне, тарихны, татар халкы гореф-гадәтләрен белү; туган телдә аралашу күнекмәләре; үз-үзләрен тәкъдим итү осталыгы, вокал, хореография, башкару осталыгы таланты; эрудиция.

Кастинг 10 февральдә узачак.

Фото: http://tatar-congress.org

http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев