Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Целевик” дип әйтү генә җиңел

Вузларда максатчан программа буенча белем алучыларны, ягъни “целевик”ларны күпләр түрә балалары яки таныш-белеш аша керүчеләр дип кабул итә. Бу чыннан да шулаймы? Әлеге программага эләгү өчен нинди кыенлыклар аша үтәргә кирәк? Хәзер “целевик”ларга укып бетергәч, ким дигәндә өч ел эшләргә туры киләчәк. Яшьләр моңа ризамы?

 
“Бер тиен дә түләмәдек”

Казан дәүләт медицина уни­верситетының “целевиклар”ы арасында Казан кызы Гөлназ Исмәгый­лева да бар. Ул дәвалау факультетында белем алачак. “Яңа закон турында ишеттем. Өмет баглап укырга җибәргән оешмага эшкә кайт­мау­чыларга штраф салуны бик дөрес дип саныйм. Әйтик, хаста­ханә студентны укыту өчен күпме акча түгә бит. Бигрәк тә авылда табибларга кытлык булганда, яшь­ләргә бу мәсьәләдә битараф булырга ярамый, – ди булачак табибә. – Укып бетергәч, башкаладагы поликлиникада эшләячәкмен. Дөрес, әле алты ел буе бик тырышып укыйсым бар. БДИ нәти­җәләрем яхшы иде. Аны 294 баллга тапшырдым. Йә бюджет бүлегенә керәм, йә максатчан программа буенча укыйм дип, алдан план корып куйган идем. “Целевик” дип әйтү генә җиңел. Бу – үз өстеңә зур җа­вап­лылык алу, тормыштагы төрле хәл­ләргә карамыйча, сине юллаган оешмага кайтып эшләү дигән сүз. Бүген яшь бел­гечләр укып бетергәч эш таба алмый интегә. Ә бу очракта эш уры­ның була. Таныш-белешләр аша керү­че­ләр дә бардыр, бәлкем. Әмма мин аралашкан абитуриентлар арасында андыйлар очрамады. Башкалар да безнең кебек бер хаста­ханәдән икенчесенә чабып, юллама эзләгән. Соңгы көнгә кадәр өмет иткәннәр. Без дә алмаслар дип бик борчылдык. Бер тиен дә акча тү­ләмәдек. “Целевик”ларны тү­бән баллар белән дә кабул итә­ләр, дигән сүзләр ишетелә. Әмма алай түгел. Быел бәйгеләр бик югары иде. Мин дә 300гә якын баллым белән исемлек башында тормадым. Күбесенең БДИ баллары 280, 290 иде”.


Шуны әйтергә кирәк: узган ел Казан дәүләт медицина университетына түбәнрәк баллы абитуриентларны да кабул иткәннәр. Бәйге нәтиҗәләре белән максатчан кабул итү арасында аерма 1,5-2 баллга кимрәк булган. Вузда былтыр барлык бюджет урыннарының 66 проценты “целевик”ларга бүленсә, быел бу санны 11 процентка ки­меткәннәр. 

Урыннар кирәк

Илүзә Касыймова – Арча райо­нының Мәмсә авылы кызы. Ул быел КФУда журналист белгечлеген үз­ләштерәчәк.


– Кечкенәдән журналист булырга хыялландым. Йолдыз апа Миң­­нуллина әлеге сәләтемне кү­реп, мине “Ялкын” журналының балалар редколлегиясенә кабул итте. Максатчан укуны да миңа нәкъ менә “Ялкын” журналы тәкъ­дим итте. Күп еллар буе әлеге журнал белән хезмәттәшлек иттем. Ки­ләчәктә әлеге басманың мине эш урыны белән тәэмин итә алачагына ышанам. Журналистикада, бигрәк тә татар журналистикасында бюджет урыннарының булмавына борчылам. Әгәр бушлай уку мөм­кин­леге тудырылмаса, күп акча тү­геп, укый алмаган булыр идем. Төр­кемдә – 11 студент. “Татмедиа” – 8, “Яңа Гасыр” каналы 3 кешегә бушлай уку мөмкинлеге тудырды, – ди Илүзә. 

Кайтасыңны онытма!

Билгеле булганча, әлеге программа төбәкләрдә кадрлар кытлыгын киметүне күздә тота. Оешма студентның укуы өчен акча түли, соңыннан ул яшь белгеч килешү нигезендә шул җирлеккә кайтып эшләргә тиеш. Әмма бу әле алар­ның барысы да таләпне үти дигән сүз түгел. Һәр районда эш төрлечә куелган. Азнакай районында инде алтынчы ел әлеге юнәлештә махсус программа эшли. “Быел яшьләрне күбрәк авыл хуҗалыгы тармагына җибәрергә булдык. Безгә агрономнар, мал табиблары, механиклар кирәк. Укытучылыкка иң көчле­ләрен җибәрергә тырышабыз. Математика, физика, биология, химия, тарих укытучыларына ихтыяҗ бар. Ел саен 6-7 абитуриентны табиб­лыкка укырга җибәрәбез. Быел беренче тапкыр медицина көллия­тен тәмамлап, 18 белгеч кайтачак, – ди Азнакай районы башкарма комитеты җитәк­чесенең социаль мәсь­­әләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Беренче булып, БДИ күр­сәт­­кеченең югары булуын исәпкә алабыз. Аз керемле гаи­ләләрнең дә акча түләп укыту мөм­кинлеге юк. Яхшы укый, теләге бар икән, нигә әле андыйларны җи­бәр­мәскә? Шулай ук динас­тияләргә дә игътибар итәбез. Табиб баласы әти-әнисенең эшен күреп үсә, укытучыныкы укытучылыкка тартыла”.


Әтнә районы хакимияте аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәвет­динова әйтүенчә, максатчан программа буенча таләпләрне катгыйлату әйбәт. “Моңа кадәр дә килешү буенча укыган белгечләрнең кү­бесе кире кайта иде. Әмма укытучы белгечлеген үзләштергән дүрт кызыбыз башка район егетләренә кияүгә чыкты. Гаилә сәясәте дигән нәрсә дә бар бит. Гаиләләр төзүгә каршы килә алмыйбыз. Хәзер кер­гән закон барлык нечкә­лек­ләрне исәпкә алыр дип ышанам, – ди ул. – Бездә әлеге программа буенча укыган 17 табиб эшли. Быел ике кешене укытучылыкка җи­бәрдек. Яхшы уку­чыларны гына сайлыйбыз. Чөн­ки алар үз җир­леге­без халкына хезмәт итәчәк. Бүген физика, математика укыту­чы­ларына ихтыяҗ зур“.


Белемсез белгечләр вузларга да, предприятиеләргә дә кирәкми.Әлегә предприятиеләр яхшы укучыларны юллама буенча укыта ала, әмма киләчәктә максатчан кабул итү максатчан әзерлеккә әйлә­нер­гә мөмкин. Предприятиеләрнең үз­ләренә кирәкле белгечләрне вузга килеп сайлавы да бар. Ректорлар шулай, ди.

Фото: https://pixabay.com | 455992

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X